Баулы районында Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар дәвам итә

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Баулы районында  бәйрәм рухында “Гаиләм хәзинәсе” дип исемләнгән үзенчәлекче чара узды. Ул Халыкара гаилә көненә һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды. Аның төп геройлары үз тамырларына хөрмәт белән караган, аны өйрәнгән, яшь буынга тапшырган гаиләләр вәкилләре булды. Исергәп авылыннан Зәрия Хәбипова, Яңа Чүтедән Һади Мөкатдисов, Шалтыдан Ләләгөл Кашапова һәм Наҗия Гыйльфанова, Баулыдан Зәкәрия Муллаев, Әнисә Биктимирова, Мәдинә Дөлкәрнәева үз шәҗәрәләрен төзү тарихы белән таныштырып уздылар.

 Җылы мохиттә узган очрашуга сәләтле якташларыбыз Ләйсән Османова Руфинә Абдуллина, Фәнзия Галләметдинова, Гөлия Кучербаева, “Инсаният” төркеме  чыгышлары ямь өстәде. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәләре белән бергәлектә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International