Бөтенроссия мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәме алдыннан Аксеновлар Касыйм Шәйсолтанов һәм Әлфия Мәгъсүм кызының ирле - хатынлы парлары үзләренең зур һәм тату гаиләләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр.
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 2023 елның беренче яртыеллыгында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу буенча йомгаклар ясадылар. Мәсәлән, туу турында теркәлгән актлар саны 181 булган, бу 2022 ел нәтиҗәләреннән 1,6 процентка күбрәк.
Туйның 50 еллыгы – ир белән хатынның тормышында мөһим юбилей. Еллар дәвамында пар үзләренең якты хисләрен тормышның күп кенә ситуацияләре аша үткәрә һәм тату, бәхетле гаилә төзи.
5 июль көнне Теләче районының «Маяк» кафесында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды.
Гаилә кыйммәтләрен саклау, йолаларыбызны барлау йөзеннән 50 ел бергә яшәгән парлар белән район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин аралашты.
Бәйрәм алдыннан "Ана даны" паркында гаилә парларын хөрмәтләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова Базарлы Матактан Исмәгыйлевләр гаилә парына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырды.
8 нче июльдә безнең илебез Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм алдыннан Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында «Мин сиңа ромашка бүләк итәм» акциясе үткәрелде.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан туу турында 233 таныклык бирелде. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу 25 кә кимрәк. Ул вакытта туу турында 258 таныклык бирелгән.
2023 елның 08 июлендә 18.00 сәгатьтә Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган район бәйрәме узачак.
25 ел никахта булу – ул көмеш туй. Мондый озын юлны лаеклы үтәр өчен, бер-береңне яратырга, кадерләргә һәм сакларга кирәк.
2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 236 гражданлык хәле акты теркәлгән, шул исәптән 13 туу турында, 25 никах теркәлү турында, 13 никахны өзү турында, 1 - уллыкка алу турында, ата булуны билгеләү - 7, исемен үзгәртү - 1, үлем турында 176 акт теркәлгән.