Ютазы районында «Мин сиңа ромашка бүләк итәм» акциясе

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

8 нче июльдә безнең илебез Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм алдыннан Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында «Мин сиңа ромашка бүләк итәм» акциясе үткәрелде. Район халкы бәхетле гаиләнең сыйфатларын ромашка таҗларына яздылар, викторинада катнаштылар. Иң актив катнашучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International