5 июль көнне Теләче районының «Маяк» кафесында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды.
Гаилә кыйммәтләрен саклау, йолаларыбызны барлау йөзеннән 50 ел бергә яшәгән парлар белән район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин аралашты. Матур чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр парларыбызга аеруча җылылык белән тапшырылды. Юбилярларыбыз ГХАТ секторындагы истәлек китабына, яшь вакытларын искә алып, имзаларын теркәделәр.
Хәр гаиләнең тормыш юлын барлап, җыр-моңга күмелгән әлеге чара юбилярлар күңелендә озак еллар сакланыр!