Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 2023 елның беренче яртыеллыгында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу буенча йомгаклар ясадылар. Мәсәлән, туу турында теркәлгән актлар саны 181 булган, бу 2022 ел нәтиҗәләреннән 1,6 процентка күбрәк. Яңа туган балалар арасында 71 малай һәм 68 кыз бар. Никахны теркәү турындагы актлар саны - 192, арту 17,8% тәшкил итте. Никахны өзү турында актлар саны - 162, алдагы елның шул ук чоры белән кимү 8,6% тәшкил иткән. Үлем турында 480 акт теркәлгән, бу 2022 елга караганда 2,4 процентка кимрәк. Уллыкка алу турында төзелгән актлар саны 91,6% арткан. Исемне үзгәртү турындагы актлар саны 27,5% арткан. Ата булуны билгеләү турындагы актлар саны 17,2 % кимеде.