2023 елның 08 июлендә 18.00 сәгатьтә Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган район бәйрәме узачак.
Бәйрәмдә гаилә юбилейларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләү, яшь сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен котлау, яңа туган балаларны теркәү күздә тотыла.
Кәләшләр парады, коляскалар парады, кечкенә балалар йөгерәчәк.
Бәйрәмдә район хезмәт коллективлары, яшьләре катнашачак. Мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән искиткеч бәйрәм концерты оештырылачак.
2023 елның 7 июлендә авыл мәдәният йортларында һәм авыл китапханәләрендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» Бөтенроссия бәйрәменә багышланган конкурс-уен программалары, концертлар, викториналар уздырылачак.