Әлки районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Бәйрәм алдыннан "Ана даны" паркында гаилә парларын хөрмәтләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова Базарлы Матактан Исмәгыйлевләр гаилә парына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырды. Айсылу Хисбулла кызы һәм Рәфкать Галимҗан улы 65 ел бергә яшиләр. Тантананың мактаулы кунаклары булып шулай ук Иске Матактан килгән гаилә парлары Семен Степанович һәм Людмила Алексеевна Буланкиннар торалар, алар бергә яшәүнең алтын юбилеен билгеләп үтәләр. Иске Кората авылыннан Шатуновлар гаиләсе 40 ел бергә яши. Кузьма Викторович һәм Зинаида Анатольевнаны бөтен авыл белә һәм хөрмәт итә. Сафиннар – Мансур Сәмигулла улы һәм Суфия Әнвәр кызы гаиләсе бөтен гомерләрен туган авылы Иске Камкага багышлый. 45 елдан артык гаилә никахында Түбән Әлкидән Әхәт Заһит улы һәм Сәрмәдия Минзакир кызы Вәлиевлар яши. Ташбилге авылыннан эш сөючән гаилә пары Виктор Владимирович һәм Татьяна Александровна Провидохиннар быел бергә яшәүнең 40 елын билгеләп үтәләр. Базарлы Матактан Рөстәм Шәрипҗан улы һәм Гөлнур Габбас кызы Миңнегуловлар бер-берсенә сакчыл мөнәсәбәтләргә, үзара хөрмәткә нигезләнгән гаилә. Базарлы Матактан Айрат һәм Гөлкәй Нотфуллиннарның яшь гаиләсе 7 июльдә топаз туйларын билгеләп үтә. Алар район тормышында актив катнаша.Гаилә парлары истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Район мәктәпләре укучылары Зәлия Закирова Татар Борнай авылыннан, Юхмачы мәктәбеннән Аида Миншаhиева һәм Эмиль Булыгин, Югары Әлморзадан Иркә Моратова, Түбән Әлкидән Сөмбел Сәмигуллина һәм Зәрина Семина, Сиктермә мәктәбеннән Александр Юманов, Базарлы Матактан Әнисә Абдрахманова «Минем гаиләм – минем байлыгым» темасына республика рәсем конкурсында катнашкан өчен дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә Базарлы-Матак мәктәбе укучысы Эмилия Фәхриева конкурста җиңгән өчен икенче дәрәҗә дипломга һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Бәйрәмне район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруындагы концерт номерлары бизәде.

"Беренчеләр хәрәкәте" активистлары флешмоб үткәрделәр, фотозона оештырдылар, анда һәр гаилә матур мизгелләрне төшерә алды. Район китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен конкурслар һәм эстафеталар әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International