Туйның 50 еллыгы – ир белән хатынның тормышында мөһим юбилей. Еллар дәвамында пар үзләренең якты хисләрен тормышның күп кенә ситуацияләре аша үткәрә һәм тату, бәхетле гаилә төзи.
Безнең Никах Сараена үзләренең алтын туен бәйрәм итергә нәкъ шундый бәхетле Юнусовлар гаиләсе килә. Ир белән хатын үз тормышлары буенча кулга-кул тотышып куп еллар буе баралар, үз үрнәкләре белән тирә-юньдәгеләрне дәртләндерәләр.
Түбән Кама шәһәренең ГХАТ идарәсе белгечләре Фәгыйм Мөкатдәсович һәм Фирдәвес Хәмәтвәлиевныга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр, Мактау акты һәм истәлекле китаплар тапшырдылар. Гадәттәгечә, юбилярларның исемнәре ЗАГС идарәсе Мактау Китабына кертелде.