2023 елның 8 июль көнне Мөслим районы Шуган авылы мәдәният йортында Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көненә багышланган “Чын мәхәббәт тарихы” исеме астында бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмгә быел гаилә юбилейларын билгеләп үтүче парлар чакырылган иде.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә Спас районының күп балалы гаиләләре очрашты. Аларны бирегә ял итәргә, гаилә бәйрәмен күңелле итеп уздырырга чакырганнар. Фести-вальдә барлыгы күп балалы кырык гаилә катнашты.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә берничә дистә мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән юбилярларның гаиләләрен хөрмәтләү булды. 9 гаиләгә Менделеевск муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
8 июль, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Гаилә" шәһәр паркында "Түбән Кама - бәхетле гаиләләр шәһәре" дип аталган бәйрәм фестивале узды.
2023 елның 7 июль көнендә Айнур-Гөлия Шиһаповлар гаиләсе 45 ел бергә гомер кичергән Габделфәт Йосыпович һәм Рәмзия Мидхәтовна Кәримовлар гаиләсеннән туй теләкләре кабул иттеләр.
Һәр ел саен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, 25 елдан да ким булмаган никахта яшәгән, гаилә нигезләренең ныклыгын үрнәк итеп тоткан һәм балаларын тәрбияләгән лаеклы гаилә әгъзаларына "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырыла. 2023 елда Чистай муниципаль районында бу пар ирле-хатынлы Мансур Зиннәт улы һәм Зөлфирә Гыйзатулла кызы Хисмәтуллиннар булды!
Район мәдәният йорты каршына балаларын берсеннән-берсе матур итеп бизәлгән коляскага утырткан әти-әниләр килде.
2022 елның 28 июнендә Россия Президенты Владимир Путин 411 Указга кул куйды, ул 8 июльне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дип рәсми рәвештә билгеләде.
Әлмәт шәһәрендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.
8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Чистай никахлашу сараенда 9 пар өйләнешкән.
Бәйрәмнең символы - ромашка. Бу ак кояш чәчәге - мәхәббәт һәм тугрылык турындагы хыялларның гәүдәләнеше, һәр кыз үз гомерендә бер тапкыр булса да «ярата - яратмый - ярата» дигән сүзләр белән ромашканың таҗларын өзгән бит!
Өч гаилә берлеге 8 июльдә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Аксубай ГХАТ бүлегендә төзелгән. Яшь пар туганнарыннан һәм якыннарыннан җылы котлаулар кабул итте.