2023 елның 8 июль көнне Мөслим районы Шуган авылы мәдәният йортында Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көненә багышланган “Чын мәхәббәт тарихы” исеме астында бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмгә быел гаилә юбилейларын билгеләп үтүче парлар чакырылган иде.
Шуган авыл җирлеге Башлыгы А.Ю.Басорина кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, аларга бәхет һәм мәхәббәт теләде. Һәр гаилә парына бәйрәм символы – ромашка букетлары тапшырылды.
Чакырылган парлар танышу тарихлары, мөнәсәбәтләрне саклап калу серләре белән уртаклаштылар. Кунаклар төрле конкурсларда, уеннарда катнаштылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды һәм бергәләшеп чәй эчү белән төгәлләнде.