Арча районында юбилярлардан яшь гаиләгә теләкләр

2023 елның 8 июле, шимбә

2023 елның 7 июль көнендә Айнур-Гөлия Шиһаповлар гаиләсе 45 ел бергә гомер кичергән Габделфәт Йосыпович һәм Рәмзия Мидхәтовна Кәримовлар гаиләсеннән туй теләкләре кабул иттеләр. Юбилярлар яшь парга бергә озак, озын, матур гомер итү серләрен чиштеләр. “Үрнәк гаилә булып, бер-берегезне кадерләп, тулыландырып яшәгез. Юл куеп, аңлашып яшәгәндә- тормыш шунда күңелле, матур була” — диде Габделфәт абый, ә Рәмзия апа: “Тормышның үткәненә, артка борылып карамагыз. Ах, мин шулай, болай эшли алмадым, дигән үкенүләр дә булмасын. Хәзер яшьләргә сабырлык җитеп бетми. Ә тормыш иткәндә сабырлык иң кирәк сыйфат. Сабыр булыгыз”, — диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International