Спас районы Болгар шәһәрендә 8-нче июль конне «Семь Я» гаилә бәйрәме-фестивале узды

2023 елның 8 июле, шимбә

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә Спас районының күп балалы гаиләләре очрашты. Аларны бирегә ял итәргә, гаилә бәйрәмен күңелле итеп уздырырга чакырганнар. Фести-вальдә барлыгы күп балалы кырык гаилә катнашты.

Быел Наседкиннар, Фоминнар һәм Прокофьевлар гаиләләре бергә тормыш корып яши башлауга унбиш ел тулуны билгеләп үтә. Шишкиннар гаиләсенә – егерме, Столяровларга егерме биш ел тула. Минһаҗевлар гаиләсе илле ел бергә яши.

Бәйрәм алдыннан гына гаилә корган Сибгатуллиннар белән Платоновларны да котладылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова Александр һәм Надежда Каштановлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырды.

Бәйрәмдә бүләкләр тапшырганнан соң, фестивальдә катнашучылар төрле мәйданчыкларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Җырлаучылар, биючеләр, сәхнә күренешләре күрсәтүчеләр күп булды. Кулагиннар гаиләсе «Сувенирны үзебез ясыйбыз» конкурсына капроннан гаҗәеп матур курчак ясап килгән. Шишкиннарның картиналары да һәркемне сокландырырлык иде. «Гаилә рецепты» номинациясенә дә ныклап әзерләнеп килгәннәр. Стрижовлар гаиләсе, мәсәлән, балык кәтлите, пылау, долма пешереп күрсәтте. Сычевлар гаиләсе ясаган сырны да бик яраттылар. Антиповлар гаиләсе пицца әзерләде. «Минем гаилә – минем байлыгым» номинациясендә катнашучылар да күп булды. Фотоальбом, фотокүргәзмә, гаилә альбомыннан алынган фотолардан әзерләнгән күргәзмә – болар барысы да сокландыргыч иде. Әти-әниләр конкурсларда катнашкан арада, балалар аниматорлар белән уйнады. Аннары барысын да чәй табынына чакырдылар. Ахырдан фестивальдә катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International