8 июль, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Гаилә" шәһәр паркында "Түбән Кама - бәхетле гаиләләр шәһәре" дип аталган бәйрәм фестивале узды.
Бәйрәм кунаклары өчен бик күп кызыклы мәйданчыклар эшләде, анда вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкин иде. Фотовернисаж, планер, баннер-буяу, мастер-класслар, спорт ярышлары, шәһәр осталарыннан эшләнмәләр күргәзмә-сату, таҗлар үрү, китап ярминкәсе, мототехника күргәзмә, камера оркестры чыгышы узды.