Район мәдәният йорты каршына балаларын берсеннән-берсе матур итеп бизәлгән коляскага утырткан әти-әниләр килде. Алар барысы да тырышкан, гаилә үзенчәлекләрен чагылдырган. Бәйрәмдә катнашучы гаиләләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова тәбрик итте.