23 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Яңа Чишмә районында булды, анда «Бердәм Россия көне» партия проекты кысаларында чараларда катнашты, шулай ук Кама аръягы районнарының җирле бүлекчәләре активы белән очрашты.
22 августта, Россия Федерациясе Дәүләт флагы бәйрәме көнендә, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.
22 августта, бәйрәм көнендә - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнендә, Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә Россия Федерациясе яшь гражданнарының беренче паспортларын тапшыру тантанасы узды.
22 август көнне Теләче муниципаль районы «Движение Первых» - «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенен Теләче җирле бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча миграция пункты, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС секторы белән берлектә "Без-Россия гражданнары"! Россиякүләм проекты кысаларында, Россия Федерациясы флагы көне уңаеннан тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы булып үтте.
Зәй мунципаль районы ГХАТ бүлегендә август ахырында искиткеч вакыйга белән билгеләп үтелде: Василий Иван улының һәм Людмила Георгий кызының игезәкләр тууын теркәделәр. Аларның уллары Илья һәм Алексей ике минут аерма белән 8 август көнне 2470 гр һәм 2690 гр. авырлык белән дөньяга килде!
Дүрт бала Ксения, Марфа, Мария һәм Сергийны тәрбияләүче Артемий һәм Христина Добрыниннар бишенче балаларының дөньяга килүен түземсезлек белән көткәннәр. 2023 елның 15 августында аларның гаиләсендә күптән көтелгән могҗиза чынга аша - Лука дип исем бирелгән уллары дөньяга килә.
Җәй ахырына якынлаша, димәк, мәктәпкә барырга вакыт. 19 августта Балалар паркында җыелган һәркем өчен бәйрәм чарасы шундый шигарь белән башланды.
Озак еллар дәвамында ЗАГС хезмәткәрләре никахлашу турындагы иң күп актларны нәкъ менә шушы айда теркәп баралар. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә август аена никахны теркәү турында 69 гариза бирелгән, бу алдагы айлардан күпкә күберәк.
2023 елның 19 августында Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Николай белән Александра Патриннарның никахлашуын тантаналы теркәү узды.
Чистай яшь парларның никахлашу сараенда "Экспромт" Халык музыкаль-драма театрының катнашучылары кәрзиндәге алмалар белән рус халык костюмнарында каршы алдылар. Алма яңа гаилә тормышының башлануын символлаштыра һәм тугрылык һәм бәхет символы булып тора.