Зәй муниципаль районында игезәкләр туды

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Зәй мунципаль районы ГХАТ бүлегендә август ахырында искиткеч вакыйга белән билгеләп үтелде: Василий Иван улының һәм Людмила Георгий кызының игезәкләр тууын теркәделәр. Аларның уллары Илья һәм Алексей ике минут аерма белән 8 август көнне 2470 гр һәм 2690 гр. авырлык белән дөньяга килде!

ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина Илья белән Алексейның әти-әнисен икеләтә бәхет, икеләтә шатлык белән котлады. Балалар сау-сәламәт һәм бәхетле булсын, тормышыгызда бердәм булып барсыннар, әти-әниләрегезне куандырсыннар. Гаилә иминлеге, муллык, тынычлык һәм уңышлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International