Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда Татарстан Республикасы көненә багышланган исем кушу тантанасы узды

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Дүрт бала Ксения, Марфа, Мария һәм Сергийны тәрбияләүче Артемий һәм Христина Добрыниннар бишенче балаларының дөньяга килүен түземсезлек белән көткәннәр. 2023 елның 15 августында аларның гаиләсендә күптән көтелгән могҗиза чынга аша -  Лука дип исем бирелгән уллары дөньяга килә.

ГХАТ Идарәсе белгечләре Добрыниннар гаиләсенә баланың беренче документын-аның тууы турында таныклык тапшырдылар һәм истәлек китапларын бүләк иттеләр. Үз чиратында Россия Эчке Эшләр Министрлыгының Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ (юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе) бүлеге начальнигы урынбасары Фәрхетдинов Вадим Радифович  күп балалы гаиләне уллары тууы белән котлады һәм аларга автокресло тапшырды.

Шулай ук Добрыниннар гаиләсен Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Валерьевна Камелина һәм Воскресение Христова Храмы рухание Александр Колчерин котладылар.

Добрыниннар гаиләсен улы тууы белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык һәм иминлек белән тулы бәхетле һәм якты көннәр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International