Буа муниципаль районында 100 нче пар өйләнешкән

2023 елның 19 августы, шимбә

2023 елның 19 августында Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Николай белән Александра Патриннарның никахлашуын тантаналы теркәү узды.

ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлия Козырева аларга беренче гаилә документын-никахлашу турында таныклык тапшырды, яшьләрне гаилә кору белән котлады.

Яңа өйләнешкәннәргә тормыш юлын бергә узарга, бер-берсенең яратуын һәм ярдәмен, таянычын һәм кайгыртуын тоярга, озак еллар дәвамында мөнәсәбәтләрдә хөрмәт һәм наз сакларга телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International