Озак еллар дәвамында ЗАГС хезмәткәрләре никахлашу турындагы иң күп актларны нәкъ менә шушы айда теркәп баралар. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә август аена никахны теркәү турында 69 гариза бирелгән, бу алдагы айлардан күпкә күберәк. Бәхетле гаилә парлары арасында вакыт сыналган һәм ныклыкка тикшерү узган кешеләр дә бар. СВО зонасыннан 4 хәрби хезмәткәр үзләренең яратканнары белән законлы ир һәм хатын булдылар, һәрвакытта да бер-берсенә ярдәм итәргә, тормыш юлын бергэ узарга, бер-беренә терәк булырга вәгъдә бирделәр. Һәр гаилә парына тынычлык, мәхәббәт, иминлек һәм гаилә бәхете, тыныч тормыш теләп калабыз.