Яңа Чишмә муниципаль районында Бердәм Россия көне кысаларында гаилә юнәлешендәге чаралар

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

23 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Яңа Чишмә районында булды, анда «Бердәм Россия көне» партия проекты кысаларында чараларда катнашты, шулай ук Кама аръягы районнарының җирле бүлекчәләре активы белән очрашты.

Бердәм Россия көне кысаларында Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ секторында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләделәр – район авылларыннан дүрт гаилә парлары тантана геройлары булдылар. Кыйммәтле бүләкләр тапшырганда, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин юбилярларга зур тормыш тәҗрибәсе һәм традицион гаилә кыйммәтләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде. "Сез гаилә учагын саклау, балаларыгыз һәм оныкларыгыз турында кайгырту үрнәге булып торасыз, - дип ассызыклады парламент башлыгы. - Беренче чиратта гаиләдә кешенең нинди булачагына нигез салына".

Шулай ук бу көнне гаилә иминсезлеген профилактикалау, гаилә берлекләрен ныгыту, конфликтлы хәлдә калган гаиләләргә психологик-педагогик, хокукый ярдәм оештыру, яшьләрне җаваплы ата-ана булырга әзерләү максатыннан «Гаилә конфликтларын кисәтү һәм судка кадәр җайга салу, җаваплы ата-аналык» семинар-практикумы оештырылды, анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина катнашты һәм «Татарстан Республикасында аерылышуларны профилактикалауда ГХАТ органнарының ярдәме» темасына чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International