Теләче районында Россия Федерациясе флагы көне уңаеннан паспортлар тапшырылды

2023 елның 22 августы, сишәмбе

22 август көнне Теләче муниципаль районы «Движение Первых» - «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенен Теләче җирле бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча миграция пункты, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС секторы белән берлектә "Без-Россия гражданнары"! Россиякүләм проекты кысаларында, Россия Федерациясы флагы көне уңаеннан тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы булып үтте.  

Районыбызның яшь гражданин тормышындагы әлеге истәлекле көн белән район башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы тәбрикләде. Ундүрт яшь тулу - балачактан олы тормышка күчү этабы. Бу шәхесне раслаучы төп документ – паспорт алу яше. Һәм нәкъ паспорт алган мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың, шушы матур бәйрәмегез белән котлыйм” дип яшьләребезгә төп документ паспортлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International