2023 нче елның 19 нчы сентябрь көнендә тантаналар залында Актаныш районы ЗАГС бүлеге тарафыннан 2023 нче елның 100 нче баласын теркәу тантанасы уткәрелде. Бәхетле әти - Маннанов Динар Ильдар улы хәм әнисе - Маннанова Илгина Ильдар кызы икенче балалары - улларына Даниэль исеме куштылар.
Укучылар өчен “Гаилә белеме” курсы дәресләре Гражданлык хәле актлары теркәү бүлегендә үткәрелүе активлаша бара. 19 сентябрь көнне Эзмә урта мәктәбе укучылары районның Гражданлык хәле актлары теркәү бүлеге эшчәнлеген, тарихын сораулар аша ачтылар. Егетләр-кызлар белән гаилә, никах һәм бала тормышында ата-аналарның роле турында сөйләшенде.
ЗАГС чаралары кысаларында акт язмаларының юбилей саннарына аерым игътибар бирелә.
2023 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 500 баланың тууы теркәлгән. Тууны теркәү «Бала тууы» суперсервисы кысаларында башкарылган.
Камеевлар гаиләсе тормышларының иң кыйммәтле юбилеен-алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Рафат Якубович һәм Фәридә Яхияевна 1973 елның 20 сентябрендә Кыргыз ССРның Ош өлкәсе ГХАТ район бюросында никахларын теркәгәннәр.
19 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башкарма комитеты утырышлар залында «Татарстан Республикасының гаиләне, ананы һәм балаларны яклау үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре катнашында «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау» темасына түгәрәк өстәл узды.
Чираттагы «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда узды. ГХАТ Идарәсе һәм аның эше белән якыннан танышырга 32 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучыларына бәхет елмайды.
2023 елның 19 сентябрендә бала тудыру бүлегендә яңа туган баланы тантаналы рәвештә теркәү тантанасы булды.
Азнакай муниципаль районы башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы Азнакай шәһәренең яңа кешесе, яратучан Сабирҗановлар гаиләсендә бишенче бала тууын хөрмәтләде.
Фәнзил һәм Ләйсән - сыйныфташлар. Мәктәптә үк аларның мәхәббәт тарихы башлана.
Шушы көннәрдә Минзәлә шәһәрендә яшәүче Илсөя Илдус кызы һәм Васил Гыйльфан улы Хәбибуллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Ир белән хатын үз мәхәббәтләрен тормыш сынаулары һәм авыр еллар аша лаеклы кичерделәр, тату гаилә корырга, бәхетне һәм өйдәге уңайлылыкны саклап калырга өлгерделәр.