2023 нче елның 19 нчы сентябрь көнендә тантаналар залында Актаныш районы ЗАГС бүлеге тарафыннан 2023 нче елның 100 нче баласын теркәу тантанасы уткәрелде. Бәхетле әти - Маннанов Динар Ильдар улы хәм әнисе - Маннанова Илгина Ильдар кызы икенче балалары - улларына Даниэль исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны уллары туу уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстеруләрен теләде.