Шушы көннәрдә Минзәлә шәһәрендә яшәүче Илсөя Илдус кызы һәм Васил Гыйльфан улы Хәбибуллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Ир белән хатын үз мәхәббәтләрен тормыш сынаулары һәм авыр еллар аша лаеклы кичерделәр, тату гаилә корырга, бәхетне һәм өйдәге уңайлылыкны саклап калырга өлгерделәр. Язмыш Илсөя белән Василны Кукмара районының, егетнең туган авылында очраштыра. Васил беренче очрашуында ук кызга гашыйк була. Ләкин ул үз мәхәббәтен армиядән язган хатларында гына белдерә алган.
Бүген Хәбибуллиннар гаиләсе районда гына түгел, республикада да иң хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Юкка гына бу гаиләгә районда беренчеләрдән булып «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылмаган. Күп балалы ана Илсөя Илдус кызы өйдә утырып, балаларын тәрбияли алыр иде. Ләкин ул үзенең биш баласына эштә дә, җәмәгать тормышында да үрнәк булыр өчен башка юл сайлаган. Студент елларында да көчле характеры белән аерылып тора, студентлар советы әгъзасы була. Минзәлә районы Хуҗамәт урта мәктәбендә француз теле укытучысы булып эшли. Аннары Илсөя Илдус кызы мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе була, партиянең район комитетында, социаль яклау бүлегендә эшли, пенсия фондын, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортны җитәкли. Берничә чакырылыш район Советы депутаты булып сайлана. Берничә ел дәвамында район хатын-кызлар советын җитәкли, районның иҗтимагый советы әгъзасы, Минзәлә районында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, солдат әниләре комитеты рәисе була, аның барлык бурычларын санап бетереп булмый. Илсөя Хәбибуллина районда һәм республикада зур абруй казанган кеше, аңа атказанган социаль яклау хезмәткәре исеме бирелгән.
Васыйл Гыйльфан улы озак еллар нефтьче булып эшли, намуслы хезмәте өчен Почет Билгесе ордены белән бүләкләнә. Ул-иҗади, алтын куллы кеше. Аларның игелекле йортында барысы да хуҗа куллары белән барлыкка китерелгән. Ул балаларын һәм оныкларын да эшкә өйрәтә. Хәбибуллиннар гаиләсендә балалар бик яратып тәрбияләнә. Балалар әти-әниләре белән һәрвакыт горурланганнарын әйтәләр һәм алар да әти-әниләре горурлансын өчен барысын да эшлиләр. Бала өчен уңышлы әти-әни һәрвакыт абруй һәм горурлык өчен сәбәп. Барлык эшлекле әти-әниләргә дә таныш булган бердәнбер проблема-буш вакытның кытлыгы. Әмма Хәбибуллиннар гомер дәверендә булган буш вакытларын балалары белән үткәрергә тырышты. Илсөя Илдус кызы Хәбибуллина «Ана даны» медале белән бүләкләнде. Әгәр дә аталар өчен шундый ук медаль булдырылган булса, Васил Гыйльфан улы, һичшиксез, аңа лаек булыр иде. Ләкин Хәбибуллиннар өчен иң зур бүләк-аларның балалары һәм оныклары. Бугенге көндә алар бәхетле әби белән бабай, тугыз оныкның уңышларына сөенеп яшиләр.