Чираттагы «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда узды. ГХАТ Идарәсе һәм аның эше белән якыннан танышырга 32 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучыларына бәхет елмайды.
Уен формасында укучылар Идарә белгечләре башкарган эшчәнлек белән җентекләбрәк таныштылар. Барлык тәкъдим ителгән тематик уеннарда һәм конкурсларда рәхәтләнеп катнаштылар. Шулай ук балаларның гражданлык хәле актларының борынгы китапларын үз күзләре белән күрү мөмкинлеге бар иде.
«Бәхетле гаиләнең нигезенә нәрсә салырга» дигән сорауга балалар иң дөрес җавапны таптылар, бәхетле гаилә киләчәгенең беренче кирпечен нәкъ менә мәхәббәтне сайладылар.