19 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башкарма комитеты утырышлар залында «Татарстан Республикасының гаиләне, ананы һәм балаларны яклау үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре катнашында «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау» темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар һәм чыгыш ясадылар Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Васильева, баш табиб Айдар Фатыхов, балалар тудыру отделениясе табибы Виталий Егоров, психолог Гелена Цымбал, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфия Валишина, мәгариф бүлеге урынбасары Гүзәлия Шарафиева, яшьләр узәге директоры Оксана Артюхова, опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре, имам-хатыйб Фатых хәзрәт.