Баланың тууы - һәр гаилә тормышында иң мөһим вакыйга

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Баланың гаиләгә килүе-шундый бәхет. Ә инде бала тудыру йортыннан чыгу тантаналы шартларда узганда бу икеләтә рәхәт. 2023 елның 19 сентябрендә бала тудыру бүлегендә яңа туган баланы тантаналы рәвештә теркәү тантанасы булды.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы Азнакай шәһәренең яңа кешесе, яратучан Сабирҗановлар гаиләсендә бишенче бала тууын хөрмәтләде. Сабирҗановларның әти - әниләре Радик белән Зилә улларына Таһир дип исем куштылар һәм башлык кулыннан туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Рәисе исеменнэн котлау адресы һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Улының тууы белән бу гаиләне әти-әниләренең туганнары, якыннары һәм хезмәттәшләре котларга килгәннәр. Таһир сирәк исемнәрнең берсе һәм чиста, гөнаһсыз, кимчелексез дип тәрҗемә ителә.

Бу көнне рәхмәт сүзләре, әлбәттә, ата-аналарга гына түгел, ә бала тудыру йортының барлык хезмәткәрләренә дә яңгырый. Аларның көндәлек хезмәте ярдәмендә күп гаиләләр чын бәхетнең нәрсә икәнен белделәр. Бу көн һәркемнең хәтерендә озакка калачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International