ЗАГС чаралары кысаларында акт язмаларының юбилей саннарына аерым игътибар бирелә.
2023 елның 20 сентябрь көнендә Арча районы ГХАТ бүлегендә 200-нче пар теркәлде. Бу бәхетле санга Рүзәл һәм Дания Вәлиуллиннар ия булды. Яшь парлар 200 нче номерлы акт язмасына имзаларын куйдылар, борынгы гореф-гадәт буенча, бер-берсенә тугырылык билгесе итеп пар балдаклар алмаштылар. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яшьләргә иң беренче документ – язылышу турында таныклык тапшырып, чын күңелдән яшьләрне котладылар, гаилә бәхете, татулык һәм зур мәхәббәт теләделәр.