ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 20 ноябрь көнне Лаеш шәһәренең 1-нче гимназиясендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көненә багышланган гора үтте. Бу горада укучылар һәм аларның ата-аналары катнашты. Балаларның биргән сорауларына адвокатлар, хокук саклау органнары вәкиле һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, нотариус, социаль яклау бүлеге хезмәткәре җавап бирделәр һәм үзләренең хезмәт иткән оешмалар турында мәгълүмат бирделәр.

20 нче ноябрь көнне Талапиннар гаиләсе үзләренең энҗе юбилейларын бәйрәм итте. Бердәнбер уллары Евгений Һәм килене Екатерина аларга көтелмәгән бүләк ясады. Леонид Ватальевич белән Екатерина Ивановна кафега барган юлдан ЗАГС ягына борылгач, бик гаҗәпләнәләр.

2017 елның 20 ноябрендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" проекты кысаларында 13 нче һәм 22 нче гимназия бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары өчен,  дәрес узды. Дәрес Бөтенрәсәй балаларга хокукый ярдәм көненә багышланды.

    Ютазы районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 42 ел бергә яшәүче  Зөлфирә Мугтасим кызы һәм Фирдәүс Рафаил улы Халиуллиннар гаиләсен  матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Алар озак еллар бергә яшәп, балалар үстереп, йорт-җирләрен сокланып туймаслык оҗмаһ почмагына әйләндергән  бу матур парга  тәбрик сүзләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.


19
ноябрь, 2017 ел
якшәмбе

Халиуллин Фәлиз Хәмидулла улы һәм  Халиуллина Мәрьям Хабибрахман кызы 1967 елда язылышып матур гына гомер итәләр.  Бугенге  көндә уллары Фәнис  тәрбиясендә Шекә авылында парлы, тигез гомер кичерәләр.  Алар икесе дә сабыр, тыйнак, киң күңелле , кешелекле.


18
ноябрь, 2017 ел
шимбә

17 ноябрь көнне Мамадыш шәһәрендә яшәүче Нина Данилова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шул уңайдан аны Мамадыш шәһәренең Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Раил Дульмиев, Социаль яклау бүлеге начальнигы Миннегөл Муллахмәтова һәм РайПо вәкиле Ирина Мәхмутова котладылар.


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

17 ноябрьдә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә " МББУ "Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндə 10-11 сыйныфлар укучылары өчен Гаилә"дәресе узды. Чараның максаты өлкән сыйныф укучыларын, яшьләрне гаилә тормышы ɵйрəтү, гражданлык хәле актларын теркəү органы үзенең эшчәнлеге турында таныштырды.

Бу көнне туганнар, дуслар белән билгеләп үтү үзенә бер зур бәйрәм. 2017 елның 17 ноябрь көнендә Мухаметшин Артур белән Регина гаиләсен тантаналы рәвештә Лениногорск районы ГХАТ бүлеге белгече Хәлимова Кадрия Фәрит кызы котлап узды. Бу гаиләгә бары исәнлек, бәхетле озын тормыш һәм якыннарының кадерен белеп яшәүләрен теләде. Хөрмәтле Артур һәм Регина, сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлап, тормыш юлыгыз якты булуын телибез!

Иң кечкенә бала 700, ә иң зуры – 4860 грамм.  Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 47 яшь.

2017 елның 17 ноябрендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү "Веста" үзәгендә абортларга каршы һәм авыр тормыш хәлендә калган  хатын-кызларга ярдәм күрсәтү кирәклеге темаларына түгәрәк өстәл утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International