Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 471 сабый теркәлде: 241 малай һәм 230 кыз.

2017 елның 17 ноябре, җомга

Иң кечкенә бала 700, ә иң зуры – 4860 грамм.  Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 47 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр : Иван, Карим, Марат, Кира, Амира, Ясмина, Давид, Данил, Матвей, Ева, Залия, Данияр; иң сирәк исемнәр: Эрмина, Иллария, Иосиф, Исмаил, Фания, Ахмад, Алисия, Хаят, Рада, Нелли, Авелина, Пересвет, Ариэлла, Латифа.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 163 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь кияүгә 19 ел, каләшкә – 18,  иң олы кияүгә – 65, каләшкә – 63 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International