20 нче ноябрь көнне Талапиннар гаиләсе үзләренең энҗе юбилейларын бәйрәм итте. Бердәнбер уллары Евгений Һәм килене Екатерина аларга көтелмәгән бүләк ясады. Леонид Ватальевич белән Екатерина Ивановна кафега барган юлдан ЗАГС ягына борылгач, бик гаҗәпләнәләр.Нәкъ 30ел элек тойган хисләрне кабаттан кичерәләр. Бу гаиләгә карап, чыннын да сокланасың. Бер-беренә булган хисләр әле сүнмәгән, ә киресенчә, ныгып барганын күреп, шундый гаиләләр барлыгына шатланасың.
Леонид Ватальевич белән Екатерина Ивановна, алга таба да шушы хисләрегезне саклап, балаларыгыз-оныкларыгызның сөенечен күреп, әле тагын күп еллар бергә бәхәтле булып озак яшәвегезне телибез!