Алтын туй

2017 елның 19 ноябре, якшәмбе

Халиуллин Фәлиз Хәмидулла улы һәм  Халиуллина Мәрьям Хабибрахман кызы 1967 елда язылышып матур гына гомер итәләр.  Бугенге  көндә уллары Фәнис  тәрбиясендә Шекә авылында парлы, тигез гомер кичерәләр.  Алар икесе дә сабыр, тыйнак, киң күңелле , кешелекле.

Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В. Халиуллиннар гаиләсен 50 ел бергә гомер итүләре белән котлады. Ул  аларга тазалык-тынычлык, тагын күп еллар бер-берләренә терәк булып яшәүләрен теләп истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International