2017 елның 17 ноябрендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү "Веста" үзәгендә абортларга каршы һәм авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызларга ярдәм күрсәтү кирәклеге темаларына түгәрәк өстәл утырышы узды.
Түгәрәк өстәл эшендә, шулай ук, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе башлыгы да катнашты. Үзенең чыгышында Бэлла Махотина Түбән Кама муниципаль районының гаилә институтынының статистикасына анализ ясады, гаиләләрдә гореф-гадәтләрне тәрбияләүдә төп проблемаларны билгеләде.
Моннан тыш, фикер алышу барышында "түгәрәк өстәл" катнашучылары гаилә институты кризисы һәм этика темаларын кузгаттылар.