Алия һәм Раис туй көнен бик зарыгып коттелэр, чонки шундый матур көнне язылышыр очен, алар 2 ай алдан муниципаль портал аша заявление бирделэр.
Тантаналы рэвештэ Шайхетдиновлар гаилэсенэ язылышу турында таныклык тапшырылды.
Гашыйклар өчен никахны рәсмиләштерү көнен сайлау бик зур әһәмияткә ия. Чөнки нәкъ шушы дата аларның гаилә бәйрәменә әвереләчәк. Артем белән Дарья исә үзләренең туй көне итеп бәхетле датаны – 2017 елның 17 ноябрен сайлаган. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә алар никахларын рәсмиләштерү тантанасын, законлы ир белән хатын булуларын бәйрәм итте. Яшь парны котларга туганнары, якыннары килгән иде.
Яр Чаллы шәһәре Тантаналар Сараенда 17 пар тантаналы рәвештә өйләнешкән!Шулар арасыннан Владислав һәм Алена Кузьминнар пары.
Сезгә телибез сезгә зур бәхет, шатлык һәм уңышлар!
2017 елның 16 ноябрендә, Бөтенрәсәй балаларга хокукый ярдәм Көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре "Күбәләк" 7 нче балалар бакчасы балалары өчен, хокукый белем дәресе үткәрделәр.
Паспорт тапшыру тантанасы муниципаль районы ГХАТ идарәсендә узган атнада булды. Иң төп документ алыр алдыннан паспорт өстәле башлыгы Светлана Скворцова чыгыш ясады. Әлеге органга йөз яшь тулу уңаеннан Валентина Увакина яшь гражданнарны законнарны хөрмәт итәргә өндәде, паспорт алу белән балаларның хокуклары һәм бурычлары турында аңлатты. Егетләрне һәм кызларны ата-аналар исеменнән Лариса Козонкова белән Светлана Чунина котладылар.
ГХАТ бүлеге әйдәп баручы белгече Айгөл Ильясова Азнакай шәһәренең 5 нчы мәктәп балалары алдында «Семьяведение» юнәлеше буенча чыгыш ясады. Нык һәм сәламәт гаиләдә генә сәламәт, акыллы, тормышка яраклы балалар тууын һәм тәрбияләнүен аңлатты. ГХАТ органнарына быел 100 ел тулыу уңаендан үткәрелгән чаралар турында билгеләп үтте.
16 ноябрь көнне Просковья Владимир кызы Козлова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы исеменнән башкарма комитетның беренче урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Роберт Гаффаров тәбрикләде һәм котлау открыткасы, чәчәк бәйләме , истәлекле бүләк тапшырды. Бәйрәм өстәле артына юбилярның иң якын туганнары һәм якыннары җыелды. Районның Ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина юбилярга үзенең изге теләкләрен җиткерде.
Бүген, 15 ноябрь көнне утырышлар залында Мамадыш муниципаль район авыл җирлекләре башлыклары алдына ГХАТ бүлеге җитәкчесе –Фәния Әхмәтшина чыгыш ясады.
2018 елның 1 гыйнвареннан ГХАТ бүлеге органы яңа эш программасына күчү сәбәпле, бик катлаулы һәм продуктив эш алып барыла.
1977 елның 15 ноябрь көнне Айбаш авыл җирлегендә яңа гаилә – Хәйруллинар Наил һәм Халисә гаиләсе барлыкка килә. Наил фермада эшләп йоргәндә ашханәдә эшләүче Халисәгә бер күрүдә үк гашыйк була, һәм кызнын йорәген яуларга теләп аны урлап китә. Шулай итеп яшь парлар кавышалар. Гаилә башлыгы 25 ел терлекчелектә хезмәт куя, ә Халисә 20 елдан артык китапханәдә эшли. Гаиләдә 4 бала тәрбияләнеп үсә, хәзерге вакытта 4 оныкларына сөенеп яшиләр.
Еш кына тормыш төрледән-төрле куанычлар китерә. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 2017 елның 15 нче ноябрь аенда инде менә 12-нче пар игезәк балаларның тууы рәсми рәвештә теркәлде. Ильдар белән Эльвина Насырҗановлар игезәк балалары туу белән гаилә күп ишлегә әверелде. Аларга Эльсина белән Ясминә исеме бирделәр. Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы ата-анага туу турында таныклык тапшырганда нарасыйларны үстергәндә бер-берләренә зур терәк булуларын теләделәр. Яңа куанычыгыз белән сезне чын күңелдән котлыйбыз!