12-нче пар игезәк балаларның тууы

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Еш кына тормыш төрледән-төрле куанычлар китерә. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 2017 елның 15 нче ноябрь аенда  инде менә 12-нче пар игезәк балаларның тууы рәсми рәвештә теркәлде. Ильдар белән Эльвина Насырҗановлар игезәк балалары туу белән гаилә күп ишлегә әверелде. Аларга Эльсина белән Ясминә исеме бирделәр. Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы ата-анага  туу турында таныклык тапшырганда нарасыйларны үстергәндә  бер-берләренә зур терәк булуларын теләделәр. Яңа куанычыгыз белән сезне чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International