«Семьяведение» юнәлеше

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

ГХАТ бүлеге әйдәп баручы белгече Айгөл Ильясова  Азнакай шәһәренең  5 нчы мәктәп балалары алдында     «Семьяведение» юнәлеше буенча чыгыш ясады. Нык һәм сәламәт гаиләдә  генә  сәламәт, акыллы, тормышка яраклы балалар тууын һәм тәрбияләнүен аңлатты. ГХАТ органнарына  быел 100 ел тулыу уңаендан үткәрелгән чаралар турында билгеләп  үтте. Төрле милләт  балалары  укыган бу класс, белгечне бик кызыксыну белән тыңладылар. Уз  гаиләсенең   фотосүрәтен күрсәтеп, укучылар  әти-әниләре турында да сөйләделәр. Укучыларга  бу очрашу бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International