Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә "Хокук әлифбасы"

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

2017 елның 20 ноябрендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" проекты кысаларында 13 нче һәм 22 нче гимназия бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары өчен,  дәрес узды. Дәрес Бөтенрәсәй балаларга хокукый ярдәм көненә багышланды.

ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова укучыларга гаилә законнары турында сөйләде, балалар нинди хокукларга ия булганын аңлатты.  Укучылар актив дискуссиягә кушылды, күп сораулар бирделәр һәм кыю фикерләрен әйттеләр.

 Билгеләп үтик, "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" проекты - Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм мәгариф Идарәсе белән берлектә эшләнгән. Әлеге программа кысаларында балалар һәм яшүсмерләр өчен, кызыклы дәресләр уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International