Буа районы Кайбыч авылында Алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны Әниләр көнендә мәдәният йортына чакырдылар. Фәрит һәм Руфия Кәримовларны, Фәрит һәм Сария Сабировларны, Искәндәр һәм Альмира Таҗетдиновларны балалары, оныклары барлык авыл халкы котларга җыелды. Юбилярлар яшьлек елларын искә төшерделәр, тату яшәү серләрен ачтылар.
Бүген Биектау авылында яшәүче Кирсанова Татьяна үзенен гомер бәйрәме – 95 яшльек туган көнен билгеләп үтте. Юбилярны котларага район хакимияте Башлыгы Рустәм Калимуллин үзе килде. Юбилярга саулык-сәламәтлек, тынычлык һәм 100 еллык юбилеең каршы алуын теләде.
Шушы көннәрдә үзенең 90-яшьлек юбилеен Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Анна Горбова билгеләп үтте. Шул уңайдан аны район Башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, Социаль яклау бүлеге начальнигы Миннегөл Муллахмәтова тәбрикләделәр.
Питрәч районында уздырылган “Төп йорт” фестивалендә Алабугадан Мироваевлар гаиләсе Диплом алып кайтты. Гаиләдә – 14 кеше. Мироваевлар Алабугада күренекле гаилә, район мероприятиеләрен бизи.
2017 елның 25 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә көмеш юбилярлар Кубышкиннар гаиләсе өчен, Мендельсон маршы яңгырады.
Әниләр көне алдыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә яңа туган сабыйларның таныклыклары тапшыру тантанасы узды.
2017 нче елның 24 нояберендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең татар гимназиясенен 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина сөйләде. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.
Әниләр көне бәйрәме алдыннан Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
Яшьүсмерләр үзләренең беренче паспортларын Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Илдус кызы Хөснуллина кулыннан алдылар.
2017 елның 25 нояберенда Чистай никахлашу сараенда 400 нче пар булып Ильнар һәм Регина Сабировлар теркәлде.
Азнакай районы Актүбә бистәсендә әниләр көнен зур бәйрәм итеп билгеләп үтү матур йолага әверелде. Гагарин исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең концерт номерлары белән бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр. 50 ел бергә тату гомер иткән Виноградовлар гаиләсе - Афанасий Андрей улы һәм Галина Яков кызы бу чарага чакырылды.