Әниләр көне бәйрәме алдыннан Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
Яшьүсмерләр үзләренең беренче паспортларын Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Илдус кызы Хөснуллина кулыннан алдылар.
Баулы бүлекчәсе "Яшь гвардия" активисты Марта Лендяева да котлауларга кушылды. Коллективы исеменнән укучыларга һәм барлык әниләргә үз куллары белән ясалган истәлекле бүләкләр тапшырды.