Буа районы Кайбыч авылында Алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны Әниләр көнендә мәдәният йортына чакырдылар. Фәрит һәм Руфия Кәримовларны, Фәрит һәм Сария Сабировларны, Искәндәр һәм Альмира Таҗетдиновларны балалары, оныклары барлык авыл халкы котларга җыелды. Юбилярлар яшьлек елларын искә төшерделәр, тату яшәү серләрен ачтылар.