Әниләр көне Актүбә бистәсендә

2017 елның 25 ноябре, шимбә

Азнакай районы Актүбә бистәсендә әниләр көнен зур бәйрәм итеп билгеләп үтү матур йолага әверелде. Гагарин исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең концерт номерлары белән бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр.  50 ел бергә тату гомер иткән Виноградовлар гаиләсе - Афанасий Андрей улы һәм Галина Яков кызы бу чарага чакырылды. Алар икесе дә бер авылда туып үссә дә,  бер-берсен белмәгәннәр. Афанасий армиядан кайтып эшли башлагач, ул Галина белән таныша һәм шунда ук гашыйк була. Яшьләр өйләнешкәч Актүбә бистәсенә күчәләр, балалары һәм оныклары шушында туып үсә. Шулай итеп 50 ел үткәнне сизми дә калдылар: көз көне  "алтын" туй үткәрделәр. Бәйрәмдә юбилярлар бик күп матур сүзләр, котлаулар ишеттеләр, традицион фотосүрәтләр, истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International