90-яшьлек юбилей

2017 елның 25 ноябре, шимбә

Шушы көннәрдә үзенең 90-яшьлек юбилеен Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Анна Горбова  билгеләп үтте. Шул уңайдан аны район Башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, Социаль яклау бүлеге начальнигы Миннегөл Муллахмәтова тәбрикләделәр.

 Юбилярны котлап, районыбыз җитәкчесе Анатолий Петровичның, Россия Федерациясе Президентының котлауларын, рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

        Анна ханым гомер иптәше белән бергә 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер инде ул 7 онык һәм 7 оныкчыкка сөенеп туя алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International