2017 елның 25 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә көмеш юбилярлар Кубышкиннар гаиләсе өчен, Мендельсон маршы яңгырады.
Гаилә башлыгы үзенең булачак хатынын әле хәрби училище курсанты буларак, кунакта булганда күреп ала. Юрийның йөрәгенә инде шул вакытта Екатерина кереп кала.
1992 елның көзендә Түбән Кама никахлашу Сараенда яңа яшь гаилә барлыкка килә. Шул вакыттан алып Юрий Александр улы һәм Екатерина Владимиров кызы йөртында мәхәббәт һәм бәхет хисләре сөрә, гүзәл кыз Анастасия дөньяга килә. Хәзерге көндә бәхетле гаилә Краснодар шәһәрендә яши, ләкин шуңа да карамастан, алар туй юбилеен Түбән Камага килеп билгеләп үтәләр.
Никахлашу Сарае белгечләре парны истәлекле вакыйгалары белән котладылар, шатлык, ныклы сәламәтлек, озын гомер теләп, бүләкләр, ГХАТ Идарәсе Мактаулы актын, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын һәм алтын юбилейга чакыру открыткасын тапшырдылар. Кубышкиннар гаиләсенең исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсе Мактау Китабына кертелде.