2018 нче елның 26 маенда Әлмәт шәһәрендә «Алга Түбәтәй» дип исемләнгән велоузыш уткәрелде. Әлмәтлеләр татар милли киемнәрен киеп, үз велосипедларын бизәп, шәһәр буенча үттеләр. Бүген Ульяновск медицина институты студентлары Спиридонов Дмитрий һәм Мирвалиева Камилә дә бу чарада катнаштылар. Яшьләр туган җирләренә кайтып, Әлмәт шәһәренең ГХАТ Идарәсендә никахларын теркәделәр.
Соңгы май көннәрендә Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 3 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. ГХАТ бүлегендә 10 нчы сыйныф укучылары булдылар. Бүлек җитәкчесе Светлана Крайнова загс органнарының тарихы, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре турында сөйләде, балаларга актлар язуларын кайда һәм ничек итеп сакланганын күрсәтте, 40 - 50- ел элек теркәү китаплары нинди булганын, бүгенге кондә дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү ни рәвешле гамәлгә ашырыла.
2018 елның 26 май көне Кама Тамагы районы Мордовский Каратай авылында яшәүче Иван Василий улы һәм Нина Иван кызы Никушевлар гаиләсенең “бриллиант” юбилейлар белән котларга Кирельск авыл җирлеге Ф.Я. Зиннатуллин һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Е.Т. Халикова котлады.
2018 елның 26 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» программасы кысаларында булачак гаиләләр өчен, традицион шимбә дәресе узды.
2018 елның 25 маенда Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда "Нык гаилә" проекты кысаларында, гаилә мөнәсәбәтләрен һәм гаилә институтын ныгытуны пропагандалау максаты белән Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ялаков Ринат Наил улы, Лениногорск районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Бортникова Наталья Николай кызы, Татарстан Республикасы Адвокат палатасы адвокаты Нургалиев Илдар Исмәгыйль, ЛРҮД хатын-кызлар консультациясе җитәкчесе Ташбулатова Фатима Рәшид кызы, Лениногорск шәһәре руханилар вәкиле Иоанн Антипов һәм "Ихлас" мәчете имамы Раупов Булат хәзрәт катнашында чара үткәрелде.
2018 елның 25 маенда Түбән Кама никахлашу Сараеның төп залында 14 яшькә җиткән гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды.
25 май көнне ЗАГС бүлегендә беренче паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Ундурт яшүсмергә төп документны Кукмара муниципаль районы ЗАГС җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы тапшырды.
2018 елның 25 маенда Түбән Кама муниципаль районы Министрлар кабинетының ГХАТ Идарәсе акт китапларын электрон формага күчерү Үзәге белгечләре өчен киңәшмә узды.
Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, район хастаханәсе ветераннар берләшмәсеннән Любовь Пронягина, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, якыннары һәм туганнары килгән иде.
Кунаклар Клавдия Ильиничнаны кайнар котлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Камил Нугаевның котлау открыткаларын, чәчәкләр, күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырдылар.
Бүген 24 майда Биектауның ГХАТ бүлегендә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Аларга 4 гаилә ия булды. Сертификатларны тапшырганда, Пенсия фонды башлыгы урынбасары Рөстәм Салихов нинди максатларда файдаланырга мөмкин турында аңлаты. Әти-әниләрне ЗАГС бүлеге җитәкчесе Нурзидә Җиһаншина гаиләләрендә бәхетле мизгеләре – бала туу белән котлады һәм саулык-саләмәтлек теләде.