2018 елның 29 маенда Алабугада «Нечкәбил-2018» матурлык һәм гаилә Республика бәйгесенең зона туры ярымфиналы узды
Минзәлә шәһәрендә урнашкан туган як музеенда, 29 май көнне районның 15 укучысына тантаналы шартларда паспорт тапшырылды. Әлеге мөһим документны аларга, кулларын кысып һәм иң изге теләкләрен җиткереп, районныбызның башкарма комитеты җитәкчесе социаль хәлләр буенча ярдәмчесе Нэля Бикеева, ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова, миграция бүлеге җитәкчесе Галина Плотникова тапшырды. Шулай ук укучыларны котларга мәктәп директорлары, укытучылар һәм әти-әниләр килгән иде.
2018 елның 29 маенда Алабуга шәһәрендә "Нечкәбил" дип исемләнгән республика конкурсының чираттагы зональ этабы уздырылды. Ана булу матурлыгы һәм гаилә конкурсы Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән, "Ныклы гаилә"дип исемләнгән федераль проект кысаларында 14-нче тапкыр үткәрелә. Әлмәт муниципаль районыннан Даишева Лилия Миннияр кызы һәм Даминова Энҗе Радик кызы катнаштылар. Катнашучылар үз гаиләләренең матурлыгы, тарихлары, традицияләре турында сөйләделәр.
Яз – барлык яңаның туу вакыты һәм үзеңнең яраткан кешеңә, елмаеп һәм шатлыктан күз яшьләреңне тоеп, “әйе” дию өчен уникаль вакыт.
Күпләрнең ышануы буенча май аенда өйләнергә ярамый, гомер буе интегәсең диләр. Әмма исбатланган нигезләү моңа юк.
Даишева Лилия Миннияр кызы, 1974 елда туган, шәхси эшмәкәр. Ире Рөстәм Тәүфик улы белән 11 бала тәрбиялиләр. Аларның 3 пары - игезәкләр.
Лилия Миннияр кызы - «Ел Хатын-кызы-Ел Ир-егете: Хатын-кыз карашы -2018» конкурсының «Хатын-кыз-ана» номинациясе җиңүчесе.
Байлар Сабасында яшәүче Динис һәм Алия Шәрәфетдиновлар беренче балалары - кызларына Сәминә исеме куштылар.
ЗАГС бүлеге начальнигы Шәйхетдинова А.И. аларга сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете теләде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү белән бәйле Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсендә “Кайнар линия” телефоны
Мамадыш районында бергә тату һәм имин 50, 55 һәм 60 ел яшәгән парларны Гаилә көне уңаеннан хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән ул быел ул сигезенче тапкыр уздырылды. Быелгы күркәм бәйрәмгә чаклы узган җиде елда ЗАГС бүлегенең Почет китабына 309 – алтын, 31 – бриллиант, 11 – сапфир, 9 – энҗе, 21 көмеш, 24 зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүчеләр имзаларын куйган. Унбер гаилә пары “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале белән бүләкләнгән.
Менә безнең тагын бер «Нечкәбил» конкурсанткабыз. Даминова Энҗе Радик кызы, 1983 елны туган, балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшли. Тормыш иптәше Рафаэль Фатих улы белән ир-егет һәм кыз-бала тәрбиялиләр. Конкурста Энҗе Радик кызы үз гаиләсен, традицияләрен, казанышларын татар телендә тәкъдир итте. Бу, әлбәттә, жюрины бик тә сөендерде. Үз балаларын тәрбияләүдән тыш, педагог, балалар бакчасында татар телен өйрәтә. Балаларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыра.
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 65 ел бергә яшәүче Синара Ханнан кызы һәм Мукатдис Гали улы Нафиковлар гаиләсен матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Алар озак еллар бергә яшәп, балалар үстереп, йорт-җирләрен сокланып туймаслык оҗмаһ почмагына әйләндергән бу матур парга тәбрик сүзләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.