Таныш булыгыз! Әлмәт районыннан «Нечкәбил» конкурсының катнашучысы

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Даишева Лилия Миннияр кызы, 1974 елда туган, шәхси эшмәкәр. Ире Рөстәм Тәүфик улы белән 11 бала тәрбиялиләр. Аларның 3 пары - игезәкләр.

Лилия Миннияр кызы - «Ел Хатын-кызы-Ел Ир-егете: Хатын-кыз карашы -2018» конкурсының «Хатын-кыз-ана» номинациясе җиңүчесе.

 Аның тормыш иптәше Әлмәт шәһәренең 21-нче мәктәп Әтиләр советы рәисе. Быел Даишевлар гаиләсе «Россия сувенирлары» дип исемләнгән республика конкурсы декоратив-гамәли эшләнмәләр күргәзмәсендә «Нәсел осталары» дигән номинация җиңүчеләре булды.

Лилия Миннияр кызы үз балалары өчен кием тегә, бакча үсемлекләре үстерә, һәм шигырьләр яза.

Үз балаларын миһербанлы, жәмгыяткә файдалы итеп үстерү- Даишевларның төп максатлары.

Катнашучыга уңышлар телибез, җиңү Сезнеке булыр дип ышанып калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International