Әлмәт районыннан«Нечкәбил» конкурсының катнашучысы

2018 елның 27 мае, якшәмбе

Менә безнең тагын бер «Нечкәбил» конкурсанткабыз. Даминова Энҗе Радик кызы, 1983 елны туган, балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшли. Тормыш иптәше Рафаэль Фатих улы белән ир-егет һәм кыз-бала тәрбиялиләр. Конкурста Энҗе Радик кызы үз гаиләсен, традицияләрен, казанышларын татар телендә тәкъдир итте. Бу, әлбәттә,  жюрины бик тә сөендерде. Үз балаларын тәрбияләүдән тыш, педагог, балалар бакчасында татар телен өйрәтә. Балаларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Үз хезмәтендә Энҗе Радик кызы күпсанлы мактау грамоталары һәм дипломнар иясе. Буш вакытында кул эшләре белән шогылләнә, тегәргә ярата. Даминовлар өчен бәхетле гаилә үрнәге булып  әти-әниләре тора. Энҗе Радик кызының әти-әнисе тормыш сукмаклары буенча, менә инде 36 ел бергә атлыйлар. Ә Рафаэль Фатих улының әти-әнисе 42 ел бергә бәхетле. Даминовлар гаиләсендә әхлак тәрбиясе – беренче чиратта тора. «Нәрсә чәчсән – шуны урырсың» дигән мәкальне истә тотып, балаларны тәрбияләргә тырышабыз, ди алар. Уңышлар сезгә, бәйгедә җиңүләр яуларсыз дип, ышанабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International