«Алга Түбәтәй!» дип исемләнгән велоузыш

2018 елның 26 мае, шимбә

2018 нче елның 26 маенда Әлмәт шәһәрендә «Алга Түбәтәй» дип исемләнгән велоузыш уткәрелде. Әлмәтлеләр татар милли киемнәрен киеп, үз велосипедларын бизәп, шәһәр буенча үттеләр. Бүген Ульяновск медицина институты студентлары Спиридонов Дмитрий һәм Мирвалиева Камилә дә бу чарада катнаштылар.  Яшьләр туган җирләренә кайтып, Әлмәт шәһәренең ГХАТ Идарәсендә никахларын теркәделәр.

Шәһәр башлыгы Айрат Ринат улы Хайруллин яшьләргә велосипед белән балалар велокреслосы бүләк итте.

Ә иң кызыклы костюм һәм иң үзенчәлекле велосипед ияләре  арасында  гироскутер, велосипед һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатылды.

Моннан тыш, оештыручылар велоузышта катнашучылар өчен шәһәр паркында гармун бәйрәме әзерләделәр.

Концерт программасында Геннадий Заволокинның «Частушка» ансамбле, Әлмәт районы иҗат коллективлары катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International