ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2018 ел
җомга

       24 август көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы  Урыссу бистәсендә  2018 елның 3 июль көнендә дөньяга килгән  Хафизов Рамазан Марат улына 100-нче сан астында булган  туу турында таныклык һәм бүләк тапшырылды. Бу матур, бәхетле гаиләне   районның  ГХАТ бүлегенә чакырдылар һәм бүлек хезмәткәрләре алар өчен онтылмаслык бәйрәм ясадылар.

2018 елның 24августында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Гана Республикасы гражданы Джошуа Буер Пуплампу һәм бөгелмәле Елена Александровна Боброва никахларын рәсмиләштерделәр. Яшь пар 2001 елда таныша, студент еллары – егет Казан Дәүләт Университетының биохимия факультеты студенты, кыз –ветеринария академиясе студенткасы.

   2018 елның 24 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ел саен үткәрелә торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясенә йомгак ясалды.

23 августта “Татарстан-яңа гасыр” республика җәмәгать хәрәкәтенең Алабуга бүлеге җитәкчесе Л.Григорьева булачак сайлауларга багышланган семинарда катнашты.

24 август көнне Питрәч ГХАТ бүлегендә игезәк пар Самат һәм Самира Сибгатуллинар үзләреннен беренче документларын алдылар. Без аларга исәнлек-саулык һәм бәхет телибез.


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

    Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә күп балалы Ибрагимовлар гаиләсе булды, алар Татарстан Республикасы Президенты исеменнән үткәрелә торган тантаналы чарада катнашачаклар. Бу матур гаилә  үз гаиләләренә генә хас булган йолалары белән уртаклаштылар.

                2018 елның 23 августында Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1600 бала туу турында акт теркәлде.

18 август көнне Сергеевлар Дмитрий Валерий улы һәм Алиса Сергей кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Данила исеме кушылды.

2018 елның 23 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә быелның меңенче пары теркәлде.

Август аенда Алабугада 555 номеры белән Варвара исемле кызның тууы теркәлде. Саннар белән артык  мавыкмасалар да, әти-әниләр 555 санын елмаеп кабул иттеләр, яхшыга юрадылар.

      Азнакай шәһәрендә күптәнге традиция буенча тәбрикләү тантанасы узды.ГХАТ бүлеге Артур белән Алина гаиләсендә беренче бала  булып туган сабыйны 300 нче акт белән теркәде. Әлеге күркәм вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесе Шәмсетдинов Айдар Хәләфетдин улы  чын күңелдән тәбрикләп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул барлык кунакларны да киләчәк  Республика көне белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International