2019 елның 1 июнендә Татарстан Республикасында традицион «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән хәйрия акциясе старт алды.
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә май аенда туучылар санына йомгак ясалды.
Май аенда Бөгелмәдә 78 бала туган. Шуларның 42се - малай һәм 36сы - кыз, шул исәптән бер игезәк пар. Дөньяга килгән 78 баланың 31е - гаиләдә беренче, 35е - икенче, 8е - өченче, 4се-дүртенче һәм аннан да күбрәкләр. Бу айда туган иң зур сабыйның авырлыгы 4800 гр., иң кечкенә гәүдә авырлыгы – 1235 гр. Минималь озынлыгы – 37 см, максималь озынлык – 59 см.
2019 нчы елныӊ 1 нче июнь Балаларны саклау көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә экскурсиядә «Балкыш» социаль балалар йорты тәрбияләнүчеләре булып кайттылар.
Май аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 24 сабый теркәлде:7-малай һәм 17 кыз. Шуларның 6 сы гаиләдә беренче бала, 9 – икенче, 6 - өченче, 1-дүртенче, 1- бишенче, 1-алтынчы бала булып туган.
Әти-әниләр балаларына Самир, Арзуман, Эльдар, Павел, Сөләймән, Михал, Руслан, Алита, Амелия, Мира, Самира, Валерия, Дина, Асия, Динара, Дилия, Анна, Ника, Кристина, Сафия, Алия, Ясмина, Мәрьям, Аэлита дигән матур исемләр бирделәр.
2019 елның 1 нче июнь көнендә ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре булачак яшь парларга язылышу тантанасы нигезләрен күрсәттеләр. Язылышу маҗараларсыз үтсен өчен, инструктаж барышында тантананың нечкәлекләре турында сүз барды.
Балаларны яклау көне бәйрәм ителгән иң масштаблы шәһәр мәйданчыкларының берсе Казан Кремле булды. Иртәдән биредә «Без Кремльне яратабыз! " балалар фестивале чаралары үткәрелде."анда Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты коллективлары һәм башкаручылары катнашты.
2019 елның1нчеиюнькөнендәТүбəн Камамуниципаль районы ГХАТ Идарәсендəгадəттəгечəшимбəкөннеүтəторган«Булачакяшьгаилəмəктəбе «Юнона» дəресеузды.
2019 елның 1 июнендә-Балаларны яклау көнендә шәһәрнең 22 иң яшь гражданын тантаналы рәвештә теркәү булды.
"Бердәм Россия" көне" кысаларында Бөгелмә шәһәрендә "Ныклы гаилә" федераль партия проектын гамәлгә ашыру мәйданчыгы, шулай ук "Нечкәбил-2019" XV Республика матурлык, ана булу һәм гаилә конкурсының зона турын үткәрү оештырылды. Узган чараларның төп бурычлары: гаилә институтын ныгыту, ата-ананың абруен күтәрү, демографик вәзгыятьне яхшырту һ. б. булды.